Минзәлә
  • Рус Тат
  • Милләтләр дуслыгы бәйрәме

    Бүген, ягъни 12 июньдә Россия бәйсезлеге көне-тынычлык һәм дуслык, милли бердәмлекне гәүдәләндерүче дәүләт бәйрәмен Минзәлә шәһәрендә дә зурлап билгеләп үттеләр.

    Мөһим иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр символына әверелгән бу бәйрәм, районыбыз җирлегендә төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен берләштереп, Россия Федерациясе граҗданнарының дәүләти  ихтыярын һәм ватанпәрвәрлеккә омтылышларын гәүдәләндерә. Минзәләдә Россия көне Җиңү паркында бик күңелле узды. Россия көне-азатлык, граҗданлык тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең ризалык бәйрәме. Росия бәйсезлеге көне-һәр Россия кешесе өчен әһәмиятле һәм мактаулы бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу бәйрәм –милли бердәмлек һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.  Һәр көннең иртәсе Россиянең дәүләт гимны белән башланып китә. Гимн да Россияне ярату, аның белән горурлану, аңа булган соклану хисләре чагылдырыла. Бәйрәмгә килгән бар халык аягурә басып Россия Федерациясе гимнын башкардылар. Бәйрәмгә җыелган минзәләлеләрне район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбиев район башлыгы Айдар Салахов исеменнән тәбрикләде.   “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе 1 июньдә старт алган иде, шул уңайдан  быел 1 сыйныфка укырга керүче  4 балага мәктәп кирәк яраклары тутырылган портфельне Наил Хисамбиев тапшырды. Быел районыбыз мәктәпләренә 395 бала 1 сыйныфка укырга керә һәм 95 балага “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында мәктәп кирәк яраклары тутырылган портфельләр  тапшырылачак.  Бәйрәм уңаеннан минзәләлеләргә музыкаль күчтәнәчне Данил Новиков, Фәридә Арзамасова, “Уен” бию төркеме, Виктор Паранин, Латифа Салимова, Ирина Моряхина, Александр Лобанов, Валерия Чернова һәм Тимур Ханов дуэты, ветераннар хоры ансамбле  әзерләгән иде. Җиңү паркы бәйрәм кәефенә “чумды” “Веста” күп профильле яшьләр үзәге, шәһәребезнең мәктәпләре,балалар бакчалары әзерләгән программа бик күп төрле булды Бәйрәмгә килгән шәһәрдәшләребезне  флешмоб, бәйрәм концерты,  асфальтта рәсемнәр конкурсы, төрле мәйданчыкларда спорт чаралары, квест уеннар оештырылды. Бәйрәмнән һәркем канәгать булып кайтып китте.  

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: