Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мин ни өчен “Минзәлә”не алдырмыйм?

    Газета хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләп шәһәрнең Октябрский урамында урнашкан почта бүлегенә юл алды. Ул анда берничә кеше белән сөйләште.

    Миргаләм Галләмов:

    -Мин үзем моннан 5 ел элек Түбән Кама шәһәреннән Минзәләгә күченеп кайттым. Газета кирәк булганда “Аяз” кибетеннән алып укыдым, хәзер анда аны сатмыйлар. Менә монда почтага килгән идем, анда да юк. Газетага язылмыйм, чөнки миңа Минзәлә кешеләре турында укырга кызык түгел, мин аларны бөтенләй белмимен.

     Тәнзилә Сәхибутдинова:

    -Кайберәүләр гәҗитне Интернет аша укыйбыз, диләр. Әмма бар кеше дә Интернет белән эш итә белми бит әле. Безнең буын гәҗитне күреп, кулга тотып укырга өйрәнгән, шулай булырга тиеш тә.  Район, ил яңалыкларын шушы гәҗиттән укып беләм. Минзәлә шәһәрендә һәм районында яшәгән һәр гаилә “Минзәлә”не яздырып укырга тиеш дип уйлыйм. Мин “Минзәлә”не 30 елдан артык алдырам, киләсе яртыеллыкка да язылып куйдым инде. Газета да басылган материаллар барысы да яхшы, миңа төрле милли ашлар пешерү, балаларны тәрбияләү ,бакчаны карау турында күбрәк язсалар яхшы булыр иде.

    Наил Камаев:  

    -Газетаны 1997 елдан бирле, ягъни мәктәптән киткәннән бирле алдырмыйм. Сирәк-мирәк кенә кулга килеп кергәндә укып алам. Белгәнемчә “Минзәлә” – тирән мәгълүматлы, укылышлы басма. Бер гасырлык тарихка ия булган  гәҗит районыбыз тормышын: икътисадын, авыл хуҗалыгын, халкының көнкүрешен, спортын, мәгарифен, мәдәниятен һәм башка өлкәләрне яктырта.  Гади кешеләрнең язмышлары турында яза.  Районыбызда хезмәт иткән фидакарь шәхесләрне данлый. Хәзер бит интернет заманасы, бөтен яңалыкны минуты-секундында шуннан белеп була. Гомумән “Минзәлә” заман белән бергә атлый, районыбызның һәр сулышын тоеп яши.

    Айвар Сергеев:

    -“Минзәлә” гәҗитен әти-әнием алдыра, алар аны яратып укыйлар. Шәһәрдәшләребезнең яшәешен “Минзәлә” сез күз алдына да китерүе кыен. Безнең гаилә  гәҗитнең һәр санын көтеп ала,   яратып укыйбыз, рухи байлык туплыйбыз.  Мин үзем кайчагында кулыма алып укыйм.

    Эльмир Ахметгараев:

    -Газета укырга минем вакытым юк. Мин гел эштә. Хәзер бөтен яңалык социаль челтәрләрдә,“В контакте, “Мензелинск”та бар. 

    Исемен, фамилиясен әйтергә теләмәгән мөселман:

    -Минзәлә гәҗитен яздырып алып укымыйм. Газета интернет белән куллана белмәгән картлар өчен файдалы. Анда алар өчен телевизион программа чыга, тормышны алып бару өчен белдерүләр даими бирелеп бара. Хәзер газетага конкуренция булып интернет тора, бу тенденцияне бетереп булмый. Яшь буын телефонда, смартфонда казына. Алар анда үзләренә кирәкле мәгълүматны алалар. Совет чорында һәр буынның үз газетасы һәм җурналы бар иде. Әле яшь чакта мәктәптә укыганда укытучылар“Пионерская правда”, “Мурзилка” җурналына көчләп яздырталар иде, хәзер андый көчләү булмагач, балалар, әти-әниләр газетага яздыруны да онытып бетерделәр. Аннан соң сезнең газета власть газетасы, сез аларга сатылган һәм газетаның роле дә шул чамалы. Газета ул җәмәгатьчелек фикерен тудыручы гына. Менә күреп торасыз бу почта бүлегенең нинди хәлдә икәнен, берничә ел элек 1 каналдан күрсәттеләр. Шуннан берәр нәрсә үзгәрдеме соң?  Шулай булгач телевидение һәм башка басма чараларының роле юк икәне күренеп тора.

     Тимер Кәримуллин:

    -Газетага ел саен язылам. Үзем нефтьче булганлыктан газетага нефтяниклар турында язарга кирәк. Аннан соң хәзерге вакытта кононавирус дигән афәт биләп алды, аның турында бернәрсә белмибез,аны кисәтү, дәвалау үзенчәлекләре турында берәр табиб белән әңгәмә корсагыз яхшы булыр иде. Газетаның битләре дә кимеде, бу да әбүнәчеләргә укырга материал аз дигән сүз. Бүтән районнарда газета атнага ике мәртәбә чыга, ә бездә бер тапкыр гына. Хәзер авыл хуҗалыгы турында аз языла, кем күпме сөт җитештергән, кайсы хуҗалык ничә тонна ит саткан, шәһәрдә булган берничә предприятие җитештергән продукция турында саннар юк.

    Редакциядән. Атнага бер тапкыр чыгучы газеталар саны арта бара. Ә ике тапкыр чыгучыларның күбесе безнең күләмдә-8 полоса гына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: