Минзәлә районы тәрбиячеләре балаларны тәрбияләүнең инновацион ысуллары турында фикер алыштылар
Методик берләшмәдә катнашучылар 10 нчы «Чишмә» балалар бакчасы педагогик коллективының югары һөнәри осталык дәрәҗәсен билгеләп үттеләр
«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны танып-белү үсешен оештыруда инновацион алымнар» — шундый тема астында 10 нчы «Чишмә» балалар бакчасында өлкән һәм әзерлек төркемнәре тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе узды.
Педагоглар тәрбияче Ләйсән Рафиковнаның «Без — волонтерлар» әзерлек төркеменең балалар белән занятиесен карадылар һәм анализладылар. Занятиедә балалар ярдәмгә мохтаҗ булган төрле кешеләргә булыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев