Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә 30дан артык көндәшне узып, 50 млн. сум алалырмы?

    Федераль конкурс комиссиясе раслаган кече һәм тарихи шәһәрләр бөтенроссия конкурсы финалына чыккан муниципалитетлар исемлеге мәгълүм булды.

    Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз шушы хакта барды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман алып барды.
    Финалга кергән 198 заявка арасыннан “тарихи җирлек” категориясенә 46сы керсә, калганнары кече шәһәрләр категориясе буенча. Минзәлә “10 меңнән алып 30меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр” категориясендә көч сынаша. Шушы проект өстендә көн-төн эшләгән иҗади команданың беренче нәтиҗәсе бу. Әлеге категория буенча грантка (50 миллион сумга) дәгъва кылучылар – көндәшләребез утыздан артык.
    Бүген район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә 6 кешелек иҗади команда Казанда шәһәребезнең Минзәлә елгасы яр буен төзекләндерү проектын яклыйлар. Аннары җитди сынау – берничә көннән шушы проектны Мәскәүдә яклау булачак. Доклад өчен фәкать 7 минутка сыешырга туры киләчәк, экспертларның сорауларына 10 минут вакыт бирелә. Проектны яклау мизгелен конкурс сайтында онлайн карау мөмкинлеге дә булачак.
    Әлеге иҗади командага уңышлар телик!
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: