Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә атна ахырына чәчүне төгәллиләр

    Кичә сабан бодае чәчү төгәлләнде.

    Барысы 52455 гектар  сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 96 процент башкарылган дигән сүз. Техник культуралардан рапс 3600 гектар урынына 4000 гектарда чәчелде.   Шулай ук берьеллык үләннәр 7860 гектар урынына 8 мең гектар итеп чәчелде.   Сидераль пар өчен 4000 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица,  “Әнәк” агрофирмасы 700 гектар шикәр чөгендерен чәчеп куйды.  Бөртек өчен кукурузны “Органик групп” төркеменә кергән хуҗалыклар 961 гектарда чәчте.  “Заиковский” хуҗалыгы силос өчен кукуруз чәчүне 24 майда төгәлләде.“Дәүләтов” КФХсы 235 гектарда  яшелчәләр чәчте, 155 гектар  бәрәңге утыртты. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгы басуларны чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр.  Чүп үләннәренә каршы-10 мең, корткычларга каршы-5,8 мең, авыруларга каршы 7 мең гектар чәчүлекләр эшкәртелде. Барысы үсемлекләр тишелеп чыкканчы-5900, тишелеп чыккач 2800 гектарда тырмаланды. Районыбыз кырларында 57 агрегат эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: