Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә басуларында комбайн гөрелтесе

    Айдар Салахов урак барышына бәя бирде

     (Минзәлә, Дилфас Галиев, "Мензеля-информ") Район башлыгы фикеренчә, районыбызда иген басуларының торышы яхшы һәм алар югары уңыш вәгъдә итәләр.     

    Хәзер кырларда эшнең иң кызган мәле.   Район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, аның урынбасары Илгиз Ханов, һәм идарәнең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев хуҗалык җитәкчеләре белән аралаштылар, басуларны карап йөрделәр.  Басуларны карап чыгуны “Заиковский” хуҗалыгыннан башладылар. Хуҗалыкның көзге бодай басуы яхшы күренә, суктырып алынган бодайның дымлылыгы 18 процент тәшкил итә.  Суктырылган бодай Әтрәкле ындыр табагына кайтарыла чистартыла һәм киптергеч аркылы үткәрелә.  Хуҗалыкта ындыр табагында ЗАВ үзгәртеп корылган, аңа Хуҗамәт ремонт механика заводында җитештерелгән УЗМ-30 орлык чистарткычы куелган. Хуҗалык үз көче белән 3500 тонна сыйдырышлы иңе-18, буе- 65 метрлы металлдан ангар төзи башлаган, эченә асфальт җәелгән. Хуҗалык ангар өчен металл калайны 1 млн 700 мең сумга сатып алган, үзләренең эшчеләре белән төзергә тагы 1 млн 500 мең сум акча тотыла.  

    “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе басуларында эш кайный, арпа һәм көзге бодай суктырыла. Суктырылган ашлык Актаныш районы Иске Айман авылындагы элеваторга һәм Иске Иркәнәш авылындагы ындыр табагына кайтарыла. Кайткан ашлык Башкортостанның Илеш элеваторына төяп озатыла. Бүлекчә бөртеклеләр игүне фәнни нигездә башкара. Үстерелгән бодайның клейковенасы 22, бу инде 3 класслы бодай дигән сүз.  Исегезгә төшерәбез,  бу бүлекчә быел ел бөртеклеләрдән  рекордлы уңыш алалар-гектар күәте 50 центнер чамасы. Бүлекчәнең рапс басуы да бик яхшы уңыш вәгъдә итә. Бүлекчәдә бер гектар мәйданда икмәк үстерү  өчен  37 мең сум күләмендә акча тотыла,-диде бүлекчә идарәчесе Камил Шәймарданов.  Суктырып алынган арпа басуын “Верстайоле” тракторында Соил про агрегаты белән 25 сантиметр тирәнлектә эшкәртәләр. Бүлекчәнең 4700 тонна сыйдырышлы складына быел бетон җәйгәннәр, ул көзге сыман ялтырп тора.

      “Калморза” хуҗалыгының арпа басуында эш кайный, комбайннар бер берсе артыннан бункерларын тутыралар. Бу хуҗалыкта да һәр гектардан  51 центнерга якын уңыш алына. Суктырылган арпаның дымлылыгы-17 процент. Суктырылган басуларның саламы җыеп алына һәм алар артыннан Тигр агрегаты белән басуларны эшкәртәләр.   

     “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе арпаны-1165,көзге бодайны 2 мең гектарда үстергән, уракка алар 2 комбайн белән чыгып карыйлар. Үстерелгән ашлыкны Аю авылы ындыр табагына алып кайтып, чистартып дәүләткә озатачаклар.   Бүлекчәнең 1320 гектарлы борчак басуы, 219 гектарлы арпа басуы чиста күренә.  “Мензелинские зори” агрофирмасының 4014 гектардагы парга чәчкән көзге бодае зур уңыш бирә. Биредә кичә 230 гектаршлы көзге бодайдан уртача 61,8 центнер уңыш җыеп алганнар. Бүген 174 гектарлы бодай басуында 16 комбайн эшли, бодайның клейковенасы 17,2 проценттан артмый. Клейковенаны соңгы яуган яңгыр юып бетергән ахрысы. Суктырылган ашлыкның саламын Алабуга районыннан килеп пресслап баралар. Биредә һәр гектардан 6 тонна салам чыга.   

    Гомумән алганда, районда урып-җыю кампаниясе атна башында старт алды. Районда игенчелек тармагына бик зур игътибар бирелә. Яңа сортлар белән эшләү, алдынгы технологияләр куллану үзенең нәтиҗәсен бирә.       

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: