Минзәлә
  • Рус Тат
  • «Минзәлә» дусларын барлый

    2017 елда традицион очрашуыбыз 20 февраль көнне 14 сәгатьтә район мәдәният сараенда үтәчәк. Быел ул газетабызның беренче саны чыгуга 100 ел тулуга багышлана һәм газета редакциясендә, типографиядә эшләп пенсиягә чыккан ветераннарыбызны хөрмәтләүгә әйләнәчәк. Тагын бер үзенчәлеге - без аны шәһәребездәге ТОС җитәкчеләре - Гөлфия Хәлимова, Лариса Горячева, Надежда Воло­щенко, Наилә...

    2017 елда традицион очрашуыбыз 20 февраль көнне 14 сәгатьтә район мәдәният сараенда үтәчәк. Быел ул газетабызның беренче саны чыгуга 100 ел тулуга багышлана һәм газета редакциясендә, типографиядә эшләп пенсиягә чыккан ветераннарыбызны хөрмәтләүгә әйләнәчәк.

    Тагын бер үзенчәлеге - без аны шәһәребездәге ТОС җитәкчеләре - Гөлфия Хәлимова, Лариса Горячева, Надежда Воло­щенко, Наилә Сәлимгәрәева, Валентина Авту­лева белән хезмәттәшлектә үткәрәбез.

    Тамашачыларны кызыклы уеннар, газета та­рихына бәйле викторина көтә.

    Бәйрәм тамашасына килүчеләр өчен фойе­да күргәзмә-сату оештырыла, анда "Минзәлә" мәгълүмат үзәгендә җитештерелгән продук­ция: газеталардан тыш, якташларыбызның китаплары, видеофильмнар, бланклар, ка­лендарьлар һәм тарихи экспонатлар тәкъдим ителә.

    Без сезне көтәбез, дуслар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: