Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә гимназиясе аулак өйгә дәште

    “Ак калфак” оешмасы ханымнары борын-борыннан аулак өйләрдә кул эшләре белән шөгыльләнеп, вакытны җыр-биюләр белән күңелле итеп үткәргәннәрен әйтеп киттеләр

    Бу утырышның иң кызык мизгелләре каз каурыйларыннан май канаты ясау булды.   Өлкәннәр үрнәгендә укучы кызларыбыз да  май канаты өчен каурыйлар сыдырды, аларны бәйләүнең дә төрле алымнарын өйрәнделәр. Бу канатлар кайда кулланыла соң дигән сорауга балалар җавапсыз калмады. Алар белән табалар, коймак - тәбикмәкләр майларга  мөмкин дип, берсен-берсе уздырып, белгәннәре белән бүлештеләр. Ә инде иң соңыннан  өч төрле камырдан  пешерелгән , каз мае белән майланган  тәбикмәкләрдән авыз итеп, бергәләшеп чәй эчтеләр.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: