Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә гимназиясе укучыларыннан уңыш серләре

    Язның иң матур чагы – апрель ае – табигатебезне генә түгел, татар дөньясын да җанландырып җибәрә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү белән бәйле рәвештә, мәктәпләрдә бу ай Туган тел айлыгы итеп игълан ителә. Ә 26 апрельдә исә зур масштаблы Шигырь бәйрәме уза.

    Тукай премиясенә лаек булучылар ачыклана. Татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан эшләүче  "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең йомгаклау этабы уза,  "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм җурналистларбәйгесе җиңүчеләре билгеләнә.Моннан алты ел элек, апрель ае тагын бер искиткеч күңелле вакыйгага баеды – Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада уздырыла башлады. Бар дөньяга сибелеп яшәүче татар балалары туган тел буенча белемнәрен сынап карый алалар. Ә җиңүчеләрне ачыклау өчен,  барлык  татарларның  мәркәзебулганнурлы Казан шәһәренә җыелалар. Татар балаларының иң белемлеләре җыела бирегә, чөнки республика олимпиадасы кебек “җиз иләктән” узганнары гына  монда катнашу мөмкинлегенә ия булалар. Менә шул иң-иңнәр арасында урын алу, җиңүче булу ай-һай авыр...
    Гимназиябез бу олимпиада да ел саен катнаша һәм җиңүчеләрсез калганы юк. I-II олимпиадада безнең Вәлиева Ләйсәнебез3, 1 урыннар алды. III – Закирова Алиябез лауреат исемен яулады. IV – Биҗанова Сәрия – “Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә җиңүче, V – Шәрипова Чулпан III дәрәҗәдәге диплом иясе булды. Ә быелгы Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиададан  9нчы сыйныф укучысы Низамова Сөмбелебез  III урынга лаек булып кайтты. Һәрьяктан оста кызыбыз,Сөмбелебез турында, аерым сөйләп китәсе килә. 
    Сөмбел безнең гимназиядә укый башлаганнан бирле, һәр чарада катнашып, һәр өлкәдә үзенең талантын ача барды. 9нчы сыйныфта гына укуына карамастан, ул актив тормыш рәвеше алып бара: бик матур җырлый, шигырьләр иҗат итә, сәнгатьле сөйләм өлкәсендә дә төрле конкурсларда җиңүче, гимназиянең “Яшьлек” газетасы редакторы, район Россия яшьләре хәрәкәте оешмасының җитәкчесе... Менә боларның барысы өстенә әле ул, уку алдынгысы да. Татар теле, татар әдәбияты, рус әдәбияты, сәнгать,җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасының муниципаль туры җиңүчесе, татар теле буенча республика олимпиадасы призеры.Быел аңа Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада да урын алып кайту бәхете елмайды. Укытучысы Ильина Миләүшә Әхтәм кызы белән Сөмбелнең күпьеллык тырышуларының уңышлы нәтиҗәсе, куйган хезмәтләренең татлы җимеше. 
    Бу уңышыбыз тулы бер “команда”оешып эшләүнең уртак нәтиҗәсе.Танылган якташ шагыйрәбез Энже Усманова, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты театр артисты Рәзилә Муллина, мәдәният йорты хезмәткәрләре, дус-тату гимназия коллективы – һәммәсенең зур өлеше керде бу җиңүгә, чын күңелдән аларга рәхмәтебезне белдерәбез. 
    Гимназиябездә мондый сәләтле укучыбыз булу белән чиксез горурланабыз. Җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа алга таба да әти-әнисен, укытучыларын сөендереп, тормышында алдына куйган максатларына ирешүен, киләчәгенең бәхетле булуын, зур җиңүләргә җитүен телибез.

    Миләүшә Әхтәм кызы
     татар теле һәм әдәбият укытучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: