Минзәлә горурлыгы

Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулды, бу истәлекле дата Петербургта зурлап билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышының Ленинград оборонасында катнашкан безнең районнан хәзергесе вакытта ике кеше исән-сау гына яшәп ята. Шуларның берсе Алексей Назаров Минзәлә шәһәрендә яши, ә икенчесе Мөхәррәм Нургали улы Рәхимов Воровский поселогында көн күрә. Узган атнада Казан...
Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулды, бу истәлекле дата Петербургта зурлап билгеләп үтелде.
Бөек Ватан сугышының Ленинград оборонасында катнашкан безнең районнан хәзергесе вакытта ике кеше исән-сау гына яшәп ята. Шуларның берсе Алексей Назаров Минзәлә шәһәрендә яши, ә икенчесе Мөхәррәм Нургали улы Рәхимов Воровский поселогында көн күрә.
Узган атнада Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу комплексында Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераннары тантаналы чарага җыйдылар. Анда безнең районнан Алексей Назаров та булды. Ленинград блокадасында катнашкан һәр ветеранга " Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы хөрмәтенә" дигән истәлекле билге һәм махсус бүләк бирелде. Әлеге бүләкләрне ТРның социаль яклау һәм хезмәт, мәшгульлек министры Айрат Шәфигуллин тапшырды. Ленинград блокадасы ветераннары өчен концерт куелды, сугыш еллары җырлары җырладылар. Мөхәррәм Рәхимовка истәлекле билгене район башлыгы урынбасары Фәиз Вагыйзов тапшырды.
Без Алексей Назаровтан үзенең сугыш хәтирәләре турында фикерен белдек:
-Ленинград оборонасының иң коточкыч, иң дәһшәтле сугыш икәнен тел белән генә аңлатып та, сөйләп тә бетереп булмый. Блокада да ике ел булдым, алгы фронтта Ладога күле янында сугыштым. Сугышка кергәндә йөрәк бер нәрсә турында да уйламый, үлсәм, үләм, дип кенә сугышасың,-диде.
Сугышта ул 1944 елның 7 апрелендә мина шартлап яралана, бик күп кан югалта, госпитальгә эләгә.
Болардан тыш Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр дә бик күп булган. Минзәлә район башкарма комитетының архив бүлегендә алар турында бик күп документлар саклана. Хезмәт ияләренең район советы башкарма комитеты карары белән 1941 нче елның 17 июлендә "Эвакуацияләнгән балаларны шәһәрдә һәм авылларда урнаштыру турында"гы карары кабул ителә. Ул чагында районда 93 хуҗалык булган, эвакуацияләнүче ватандашларыбыз һәр торак пунктта яшәгән, Шәһәрдә алар һәр урамга бүлеп урнаштырылган (бу турыда тулы бер документ-журнал саклана).
Казаннан, Совнаркомның Хуҗалык эшләре бүлегеннән җибәрелгән 1942 нче елның 2 октябре белән даталанган документта Минзәлә районына Ленинградтан хезмәткә яраклы 3432 кеше эвакуацияләнеп, шуларның 1097 се 1039 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 26 сы - колхозга, 703 е - совхозга, 11 е - МТСка, 28 е - промартельләргә, оешма учреждениеләргә 259 ы урнаштырылган. Эвакуацияләнүчеләрнең көнкүреш шартлары тикшерелгән, бу турыдагы актлардан күренгәнчә, аларда исем-фамилия, туган еллары, каян килүе, нәрсәгә мохтаҗ булулары да күрсәтелгән.
Бүгенге көндә архив бүлегенә эвакуация фактын раслау өчен илебезнең төрле төбәкләреннән, якын чит илләрдән, ерак чит илләрдән запрослар килә. Архив хезмәткәрләре аларга җавап бирә.
Фотода:Ленинград оборонасында катнашучы минзәләле Мөхәррәм Нургали улы Рәхимов Воровский поселогында яши.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Бикбау авылында бер ир-ат янып үлде 14 гыйнвар көне кичке 7 сәгать тирәсендә Бикбау авылында янгын чыкты.00
-
14 гыйнвар 2021 - 14:15"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга! 5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!00
-
9 гыйнвар 2021 - 10:58Татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый "чаңгы белән шуу" түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?00
-
8 гыйнвар 2021 - 05:00Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.00
-
8 гыйнвар 2021 - 04:45Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.00
-
8 гыйнвар 2021 - 03:17Бер ел буена чир тагып җәфаладылар... Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:50Сез кышкылыкка нәрсәләр әзерлисез? Әлеге сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:24Акча күктән яумый. Моның өчен тырышырга һәм... сабыр булырга кирәк Уңайлы урында, шәһәр үзәгендә урнашкан «Минзәлә-информ» филиалы бинасын берничә эшмәкәр арендалый. Алар төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар. Бу юлы без шәхси эшмәкәр Марат Җәләловның «Online» реклама остаханәсе эшчәнлегенә тукталдык. Быел остаханә үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә.00
-
5 гыйнвар 2021 - 06:14“Әйдәгез дус яшик” Бездә эшенә карата түбән хезмәт хакы түләнгән өч әһәмиятле һөнәр бар. Ул – кешеләргә хезмәт күрсәтүче, шул ук вакытта кадерсез – укытучы, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре. Эшләү өчен бу һөнәрләр өчен аерым белем кирәк.00
-
4 гыйнвар 2021 - 21:05Минзәләдә балаларның кышкы каникуллары күңелле уза Минзәлә елгасының яр буенда район мәдәният йортының иҗат коллективы “Күңелле каникуллар” дигән музыкаль күңел ачу чарасы үткәрде.00
-
3 гыйнвар 2021 - 08:46Аппарат куйгач аны карап та торырга кирәктер Шәһәребез кибетләре яннарына су ала торган аппаратлар урнаштырдылар.00
-
2 гыйнвар 2021 - 19:502 нче гыйнвар көнне балаларда үзәк паркка килеп ясалма таудан шудылар Яңа елның икенче көнендә шәһәребез балалары да йоклап ятмадылар.00
-
24 декабрь 2020 - 09:00Тәкермәндә Яңа елга әзерлек бара
-
11 ноябрь 2020 - 16:51Хәерле кич. Рүзилә Гатауллина сүзләре, Альберт Латыпов көе, җырлый Наталья Чепкасова
-
17 гыйнвар 2021 - 08:21Вакцина бар: чирләмим дисәгез, чиратка басыгызАлдагы атнада Россия Президенты Владимир Путин илдә массакүләм вакцинацияләүне башларга тәкъдим итте.00
-
17 гыйнвар 2021 - 06:04Минзәлә чыршысы Татарстан буенча топ-3кә кердеАның өчен 21 853 тавыш бирелде00
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)91300
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64116300
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.78600
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.93100
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.123400
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064111300
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.317100
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.306400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика