Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә игенчеләре финиш сызыгына якынлашалар

    Барысы 50255 гектар сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 92 процент башкарылган дигән сүз.

    Техник культуралардан рапс 3600 гектар урынына 4000 гектарда чәчелде.   Шулай ук берьеллык үләннәр 7860 гектарда җир куенына иңдерелде. Сидераль пар өчен 4000 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица  “Әнәк” агрофирмасы 700 гектар шикәр чөгендере чәчте.  Бөртек өчен кукуруз 1700 гектарда чәчелде.   “Салихов” КФХсы хезмәтчәннәре  язгы чәчүне иң беренчеләрдән булып  21 майда ук төгәлләде.  “Дәүләтов” КФХсы 180 гектарда  яшелчәләр чәчте, 140 гектар  бәрәңге утыртты. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгы басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр.   Барысы үсемлекләр тишелеп чыкканчы-4900, тишелеп чыккач 2400 гектарда тырмаланды. Районыбыз кырларында 57 агрегат эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: