Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә игенчеләре гектардан 50,3 центнер уңыш алалар

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 3131 гектарда игеннәр суктырып алынган.

    (Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")Шуның эченнән көзге бодай -1736, арпа-1123, борчак 171гектарда җыеп алынган. Барлыгы 15738 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә борчакның һәр гектары-33,2ц, көзге бодай -52,2ц, арпа 50 центнер уңыш бирә.   Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 50,3 центнер тәшкил итә. Районда иң югары уңыш алу буенча “Мензелинские зори” агрофирмасы алда бара, алар 821 гектар көзге бодайның һәр гектарыннан 57,1 центнер уңыш җыеп алдылар.  “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә  120 гектар көзге бодайның уртача уңышы 46,3 центнер, арпаныкы- 43,8 центнер тәшкил итте.  “Рус” ҖЧҖ игенчеләре дә көзге бодайны суктыруга кереште, аларда да гектар күәте-51,9 центнер.   2021 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә. Көзге чәчү өчен 8 мең гектарга якын җир әзерләнде.  

     Безнең белешмә.   Республика күләмендә 150480 гектарда игеннәр суктырып алынган. 591 мең тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 41,2 центнер уңыш җыеп алына.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: