Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә игенчеләре рапсны 125%, кукурузны 97% чәчтеләр

    Минзәлә районы хуҗалыклары 3600 гектар рапс чәчәргә тиеш булсалар, бу сан 4500 гектар итеп үтәлде, бу планга карата 125 процент дигән сүз.

    Бөртек өчен кукуруз 3200 гектар чәчелде, бу планлаштырылганның 97 процентын тәшкил итә. Сидератлар өчен 4700 гектар җир чәчелде.  “Дәүләтов” КФХсы  205 гектар бәрәңге утыртты, 265 гектар яшелчәләр чәчте.  Районыбыз хуҗалыкларында барлыгы тишелеп чыкканчы-8100, тишелеп чыккач-3500 гектар чәчүлекләр тырмаланган, корткычларга-6000,авыруларга каршы-7300, чүп үләннәренә каршы-10300 гектар чәчүлекләр эшкәртелгән. Май аенда районыбыз кырларында 9,6 миллиметр яңгыр яуды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: