Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә игенчеләре сабан культураларын чәчү 56% ка тәмамлады

    15 май көнне районыбыз игенчеләре 3700, 16 май көнне 3400 гектарда язгы чәчү үткәрделәр, бу язгы чәчү башланганнан бирле рекордлы күрсәткеч.

    Район буенча арпа-13100 (94процент), борчак-800(100 процент),солы-700(100процент),сабан бодае 10300(54 процент) гектарда  җир куенына иңдерелде.  Барысы 30900 гектар  сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 56 процент башкарылган дигән сүз. Техник культуралардан рапс 1100 гектарда чәчелде, бу тиешле мәйданның 31 проценты дигән сүз. Сидераль пар өчен 1900 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица. “Заиковский” хуҗалыгы , “Туган як” агрофирмасы  иртә  сабан культуралары чәчүне төгәлләде.  “Мензелинские зори” агрофирмасы “ игенчеләредә язгы чәчүне 82 процентка үтәделәр. “Калморза” хуҗалыгы 200 гектар җитен чәчте.  “Әнәк” агрофирмасы 600 гектар шикәр чөгендере чәчте, бу планлаштырылганың 50 проценты дигән сүз. “Салихов”КФХсы400 гектар бодай, 200 гектар арпа чәчеп КФХлар буенча алда бара. Шулай ук Мәгъсүм Фаттахов җитәкләгән КФХда 450 гектар бодай, “Ильнур” КФХсы арпа-250,бодай-200,берьеллык үләнне-100 гектар чәчте.  “Дәүләтов” КФХсы 40 гектар кишер,  40 гектар суган чәчте, 70 гектардан артык бәрәңге утыртты. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: