Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә игенчеләре язгы культураларны чәчү дәвам итәләр

    Районыбыз хуҗалыкларында 13100 гектарда сабан ашлыклары чәчелде, бу планда каралганның 40 проценты дигән сүз.

    Шуның 3100 гектары сабан бодае, арпа -8600, солы -700, борчак - 600, берьеллык үлән 2000 гектар чәчелде.  Район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнде.  Барлыгы күпьеллык үләннәр - 9200 гектарда, көзге культуралар - 5400 гектарда тырмаланды, дым каплату 33200 гектарда башкарылды. Сидераль пар өчен 1900 гектар (планга карата 40 процент) җир чәчелде, шуның 1000 гектарын гәрчич (горчица) били. Район буенча җәмгысы 55152 гектар язгы чәчүнең 15100 гектары чәчелгән.  Районыбыз кырларында 61 агрегат хезмәт куя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: