Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә-информ" үткәргән конкурсның җиңүчесе бүләкләнде

    Рәүф Фәссахов #ЭтноМинзәлә конкурсында 17 балл җыеп, 1 нче урын яулады.

    Районыбызда яшәүче милләтләрнең тарихына, гореф-гадәтләренә багышланган #ЭтноМинзәлә конкурсында 1 нче урын яулаган Рәүф Фәссаховка редакция исеменнән истәлекле бүләкләр – филиал тарафыннан чыгарылган буклет, гомуми дәфтәр һәм шуларга өстәп авторучка тапшырылды.

    - Мин районыбыз тарихы белән күптәннән, әле мәрхүм Юныс ага Йосыповның авыллар тарихына багышланган язмаларын укып кызыксына башладым. Шуңа күрә #ЭтноМинзәлә конкурсында бик теләп катнаштым. Кайбер сорауларга җавапны интернет аша да эзләргә туры килде. Минемчә, үз тарихын, гореф-гадәтләрен белгән халык кына киләчәктә дә сакланып калачак, - ди Рәүф Фәссахов.

    #ЭтноМинзәлә конкурсы 4 этаптан торды, катнашучыларга барлыгы 20 сорауга җавап бирергә кирәк иде.

    Икенче урынны Гөлсия Галиева яулады, аның 7 балл. Аны да үз бүләкләрен килеп алуын көтеп калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: