Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Минзәлә-информ”ның махсус призы – триммерны кем отты?

    Вәгъдә иткәнебезчә,“Минзәлә-информ”ның махсус призы –триммерга ия булучыны да ачыклар вакыт җитте. Уенда отучыны ачыклау өчен барабан эчендәге лотереяны газетаның баш мөхәррире Илдус Шаһиев үзе тартып чыгарды. Триммерны Тупач авылыннан Рөстәм Хисмәтуллин отты!

    Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ” филиалы җитәкчесе, газетаның баш мөхәррире:

    – Приз иясен котлыйбыз. Без беләбез, тупачлылар безнең газетага актив язылучылар. Атна саен альтернатив юл белән язылган 40 абунәчегә район газетасын үзебез илтеп бирәбез. Шушы триммерның спонсоры –“Ника” кибете хуҗасына рәхмәтебез зур. Теләгебез шул –газета укучыларыбыз арасындагы элемтә кимемәсен иде. Газетага язылучыларны алда тагын күп төрле уеннар көтә. Дуслыкны саклыйк, бездән аерылмагыз!

    Безнең өстәмә

    Почтальоннар өчен дә филиалның махсус призлары булдырылды: бер чәй сервизы, ике аш сервизы. Уен тәртибе болай: иң элек без газетага яздыру күрсәткечләре зур булган почтальоннар исемлеген сайтта бирәчәкбез.  Лайклар куеп,сез үзегезгә ошаган почтальонга тавыш бирергә тиеш. Иң күп тавыш җыйган өч почтальонга призлар тапшырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: