Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар йортында Сабантуй үткәрделәр

Сабантуйда катнашучыларның барысы да чарадан һәм саф һавада аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәләдә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре милли бәйрәм Сабантуй үткәрделәр. 

- Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Максаты: татар халык бәйрәме-Сабантуй турында күзаллауны киңәйтү; милли бәйрәмнәргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү; кешеләр арасында, төрле милләтләргә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, - ди интернат-йортның директоры Ирина Исмәгыйлева.

Әби - бабайлар дәртле музыка астында биеделәр, үзләре җырлар җырладылар. Социаль хезмәт алучылар кашык һәм йомырка белән йөгерү, таяк тартышу, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, балык тоту кебек ярышларда актив катнаштылар. Халыкның кәефе күтәренке иде. Күңелле Сабантуй бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте. Һәм катнашучыларның күбесе мондый чараларның мөһимлеген, бигрәк тә өлкәннәр өчен мөһимлеген билгеләп үттеләр. Җиңүчеләр һәм актив катнашучылар кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.

Фотолар интернат-йорт архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев