Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә киләчәктә дә укыту үзәге булып калачак

    Бүген, 18 февральдә, ТР Премьер министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Минзәлә муниципаль районына эшлекле визит белән килде. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының укыту бинасында һәм тулай торагында узган ел башланган капиталь ремонт эшләре тәмамлану алдында. Республика бюджетыннан мондагы капремонтка 80 млн сум акча бүлеп бирелгән. Энгель Фәттахов...

    Бүген, 18 февральдә, ТР Премьер министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Минзәлә муниципаль районына эшлекле визит белән килде.

    Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының укыту бинасында һәм тулай торагында узган ел башланган капиталь ремонт эшләре тәмамлану алдында. Республика бюджетыннан мондагы капремонтка 80 млн сум акча бүлеп бирелгән. Энгель Фәттахов әлеге уку йортын карады. Аннан соң ул Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятенең ике тулай торагын карады, төп бина белән танышты. Юкка түгел. Чөнки быел биредә 84 млн сумлык капремонт эшләре башкарылачак. Әлеге уку йорты бу төбәкнең милли кадрлар тәрбияләү үзәгенә әвереләчәк.

    Шәһәрнең беренче балалар бакчасында булып, аның искелеген үз күзләре белән күреп инанды. Шуннан соң ул гимназиягә юл тотты. Биредә шулай ук бинаның торышы белән танышып чыкканнан соң перспективада нәрсәләр эшләп булуы хакында сүз барды.

    Энгель Фәттахов Минзәлә муниципаль район Советы сессиясендә катнашты һәм чыгыш ясады. Сессия эшендә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин катнашты. Сессиядән соң Энгель Нәвапович башка укыту-социаль объектларда капремонт барышы белән танышты.

    Сессиядә күтәрелгән проблемалар, фикерләр, максатлар хакында тулырак "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының алдагы саннарында танышырга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: