Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә командасы өстәл теннисы буенча 4 урында

    Минзәләнең ДЮСШ ”Олимп” үзәгендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булып үтте.

    Ярышларны Минзәлә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева ачып җибәрде, ул ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Бу ярышларда да республика районнарында өстәл теннисы белән шөгыльләнүчеләр, аны яратучылар көч сынашты. Барлыгы 16 район командасы көч сынашты, һәр командадан өч ир-ат, ике хатын-кыз катнашты. Безнең район данын Илдан Латыйпов, Андрей Гурьев, Раил Юзыкаев, Фәния Григорьева, Людмила Вилданова якладылар. Команда беренчелегендә Саба районы командасы беренче урынны, Алексеевск-икенче, Әлмәт районы тенисчылары өченче урынны яулады. Безнең Минзәлә районы командасы (тренерлары - Олег Ситдыйков) Әлмәт районы командасыннан бер генә очкога калышып дүртенче урында калды. Җиңү яулаган беренче, икенче һәм өченче урынны алучы теннисчыларга Мактау кәгазе һәм медальләр тапшырылды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: