Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә көрәшчеләре сынатмады

    31 март һәм 1 апрель көннәрендә Түбән Кама “Шинник” спорт комплексында татар халкының атаклы көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә багышланган 25 нче республика ачык турниры булып узды.

    31 март һәм 1 апрель көннәрендә Түбән Кама “Шинник” спорт комплексында татар халкының атаклы көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә багышланган 25 нче республика ачык турниры булып узды. Татарстан Республикасы  спорт дөньясында зур урын тоткан бу бәйге ике юбилейның бергә туры килүе белән үзенчәлекле. Беренчедән турнирның үткәрелә башлавына чирек гасыр булды. Ә икенчедән, быел Данил Галиевкә, әгәр исән булса 70 яшь тулган булыр иде.

    Бу турнирда Татарстан һәм Башкортостан республикаларының атаклы көрәшчеләре бил алыштылар. Районыбызның данлыклы көрәшчесе, бик күп сабантуйлар батыры Яңа Тәкермән авылы ир-егете Ришат Гайнетдинов  100 килограмм үлчәү авырлыгында көрәшчеләр арасында беренчелекне  бирмәде. Хәзерге вакытта Чаллы шәһәре командасы составында чыгыш ясаучы , Исәнгол авылы егете Ренат шәйхетдинов 75 килограмм үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр арасында беренче урынны яулады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: финалда Ренат Башкортостан Республикасыннан килгән , көрәш буенча дөнья чемпионы Альберт Рәхмәтуллинны аркасына салды. Ренатның үз алымы бар көрәшкәндә күтәреп алып бот аркылы алга кискен ыргылыш ясап көндәшен аркага сала(бросок через бедро). 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: