Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә "Кулибины" Рәмис

    "Органик групп-Чулман" ҖЧҖ Куйбышев хуҗалыгының товарлыклы сөтчелек комплексы, ярыйсы гына ныклы матди-техник базасы, ындыр табагы һәм кулларыннан эш килүче булдыклы белгечләре, механизаторлары, терлекчеләре бар. Хуҗалык белгече Рәмис Якиев Кукмара районы Вахитов хуҗалыгына баргач, анда заводта җитештерелгән 100 мең сумлык угыз җылыту җайланмасын күрә. Аннан кайткач аның аналогын үз идеясы белән...

    "Органик групп-Чулман" ҖЧҖ Куйбышев хуҗалыгының товарлыклы сөтчелек комплексы, ярыйсы гына ныклы матди-техник базасы, ындыр табагы һәм кулларыннан эш килүче булдыклы белгечләре, механизаторлары, терлекчеләре бар.

    Хуҗалык белгече Рәмис Якиев Кукмара районы Вахитов хуҗалыгына баргач, анда заводта җитештерелгән 100 мең сумлык угыз җылыту җайланмасын күрә. Аннан кайткач аның аналогын үз идеясы белән хуҗалык фермасында ясап карарга уйлый. Ул моның өчен 150 литр су сыешлы бочка, 3500 сумга заводта җитештерелгән электр казаны (аның эчендә 1квт.лы өч тень тора), 32 миллиметрлы полипропилен торба, розетка, утны куша һәм аера торган выключатель, насос һәм башкасын сатып ала. Әлеге җайланманы ясау өчен барысы 10 мең сумлык чыгым китә.

    Әлеге "ноу-хауның" нәрсәгә китерүен безнең "Минзәлә" газетасында укыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: