Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә мәчетендә Корбан гаете намазы укылды

    Минзәлә районында яшәүче мөселман кардәшләребез бүген иртә таңнан ук шәһәр мәчетенә бәйрәм намазына укырга җыелдылар.

    Гаеткә җыелган шәһәрдәшләрне котлап, район башлыгы Айдар Салахов әлеге чараның никадәр рухи-тәрбияви мәгънәгә иялеген һәм районыбызда яшәүче мөселманнарны берләштереп торучы бәйрәм булуын ассызыклап үтте, алга таба да бу бердәмлекне югалтмыйча, районыбыз өчен файдалы эшләр башкаруны дәвам итүнең мөһимлеген искәртте. 

    Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков үз чиратында районыбыз мөселманнарының һәрвакыт район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм тоеп яшәүләрен билгеләп узды һәм үз вәгазендә шушы бәйрәм көнендә генә түгел, калган вакытта да нинди диннән, нинди милләттән булуларына карамастан якыннарыбыз, туганнарыбыз, күрше-тирәләребез белән дус-тату яшәргә өндәде. Бәйрәмнең төп фазыйләте Аллаһы Тәгалә ризалыгын корбан чалу, шушы гыйбадәтне башкарганда хәзрәт беренче чиратта ятимнәрнең, мохтаҗларның күңелен күрергә, аларга өлеш чыгарырга кирәклеген искәртте.

    Гает намазыннан соң бәйрәм кәефе белән мөселманнар өйләренә таралыштылар.

    Корбан гаете, шушы көннәрдә хаҗ кылучылар һәм корбан чалучылар хакында газетабызның алдагы саннарында тулырак укый аласыз.

    Безнең өстәмә 

    Бәйрәмнең бик күркәм атрибуты - мәчеткә тәкъбир әйтеп килү. Быел әлеге традицияне районыбызда хөрмәткә лаеклы Хәмәтдиновлар гаиләсе, аларның туганнары башкарды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: