Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә мәчетендә вәгазь кичәсе

    Татарстан Республикасы Мөселманнарның диния нәзарәте Дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров белән Минзәлә мәчетендә очрашу булып узды.

    Әлеге очрашуда район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, күп санлы мөселманнар һәм мөслимәләр катнашты. Бу очрашуны Минзәлә һәм Тукай районнары буенча имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт җыелучыларны сәламлап ачып җибәрде. Аннары Нияз хәзрәт Сабиров бик үтемле, эчтәлекле итеп вәгазь сөйләде һәм бирегә килгән мөселманнарның бик күп санлы сорауларына җавап бирде. Очрашу азагында мөселманнар өчен мул табын мәҗлеседә оештырылган иде. Соңыннан мәчеттә ахшам намазы укылды.  

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: