Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Минзәлә”-“Мензеля” газетасын яраталар, көтеп алалар!

    Безнең газетаны почта аша яздырып укучылардан тыш, альтернатив ысул белән язылып укучылар да аз түгел. Үзләренең эш урыннарында язылучы оешма, учреждениеләр хезмәткәрләренә газетаны үзебез илтеп бирәбез.

    Алай гына да түгел, альтернатив юл белән эш урыннарында язылучылар арасында ярыш та үткәрәбез. 2019 елның беренче яртысына язылучы коллективлар арасында призлы урын яулаучыларга (уннан артык газетага язылучылар) бүген бүләк өләштек. Болар –  1 нче санлы “Нефтьче” балалар бакчасы, “Юность” спорт мәктәбе, Минзәлә махсус (коррекцион) гомумбелем бирү мәктәп-интернат коллективлары. Газетаның чираттагы санын биргәндә әлеге газета укучыларыбызга “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалыннан истәлекле бүләкләр дә тапшырдык. Шунысын әйтергә кирәк, һәр коллективта безне ачык йөз белән дусларча каршы алдылар. Шунысына игътибар иттек: әлеге коллективлар белән газета арасындагы хезмәттәшлек беркайчан да тукталмас, элемтәләр өзелмәс. Чөнки һәр коллективта “Газетаны яратабыз, көтеп алабыз” дигән фикер яңгырады.

    Бу хакта тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 15 ноябрь санында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: