Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрде

    Бу санда сез үзара салым буенча референдум нәтиҗәләре, Минзәлә районында халыктан милек салымы җыюның торышы турындагы язмаларны укый аласыз. Исегезгә төшерәбез, 3 декабрьгә кадәр бөтен төр салымны да: транспорт, җир, милек салымнарын түләп куярга өлегерергә кирәк. Җир кишәрлегенә бәяләрнең ничек куелуы турындагы язма күпләрне кызыксындырырга мөмкин.

    Шулай ук без газетада яңа рубрика –“Пенсионерлар дөньясы”  дигән рубрика ачтык. Законнарда бара торган яңалыклардан тыш, без сезгә лаеклы ялга чыккач та актив тормыш рәвеше алып баручы минзәләлеләр турында сөйләргә телибез. Аларның буш вакытларын багышларга яраткан шөгыльләре, эшләре бар. Алардан ни дә булса өйрәнергә була. Нәкъ менә шундый кешеләрне эзлибез һәм сез безгә булышырсыз дип ышанабыз.

    Әгәр дә андый кешеләр сезнең гаиләдә (ата-аналар, бабайлар һәм әбиләр) туганнарыгыз һәм күршеләрегез, хезмәттәшләрегез арасында булса, алар турында безгә язып җибәрегез, әгәр андый мөмкинлек юк икән, безгә хәбәр итегез, алар турында үзебез язарбыз. Аларның тормышы кемдер өчен үрнәк булырга мөмкин, ә киңәшләренең көндәлек тормышта кирәк булуы бар.

    Минзәлә үзенең гади кешеләре белән горурлана ала дип уйлыйбыз. Әйдәгез, аларның исемнәрен тарих өчен бергәләп саклыйк. Сездән хатлар һәм шалтыратулар көтәбез.

    Газетаның яңа санында нәкъ шундый актив минзәләлеләр, шулай ук Минзәләдәге бердәнбер 100 яшьлек юбиляр – Анна Крекова турындагы язмаларны укый аласыз.

    Район газетасы түбәндәге кибетләрдә сатыла:

    1. «Роза» ул. Тукая,40
    2. «Денис» ул. Тукая,20.
    3. «Рынок» ул. М. Джалиля»,14
    4. «Нур» по ул. Тукая,31 а
    5. «Челны-бройлер» ул. Тукая, 19
    6. «Калерия» ул.Чернышевского,47а
    7. «Парус» ул.Чернышевкого, 65б
    8. «София-1» ул. К.Маркса
    9. «Амбарщик» ул.Тукая,62.
    10. «Рябушка» ул. Тукая,59б
    11. «Яна» ул. Гурьянова,83.
    12.» Киоск» возле больницы
    13. «Курочка ряба» ул. Гурьянова,100
    14. «Березка» ул. Социалистическая,138а
    15. « Алан» ул. Изыскателей, 4/12.
    16. «Фрукты» ул. Изыскателей
    17. « Агидел» ул. Изыскателей
    18. «Радуга» ул. Изыскателей, 2/8а.
    19. « Юбилейный» ул. Изыскателей,1/18
    20. «Рифей» ул. Изыскателей,1/35
    21. «Для Вас» ул. Сестер Есиных,1а.
    22. «Магнат» 
    23. «Аяз» ул. Девонская,77.
    24. «Погребок» ул.
    25.«Татарстан» ул. Татарстан,
    26. «София-2» ул. Гоголя
    27. «Дорый» ул. Гоголя
    28. «Идел» ул. Некрасова,108
    29. «Диана» ул. Некрасова,
    30. «Старт» ул. К. Маркса.4а.
    31. «Сезон» ул.Красноармейская,19.
    32. «Ашамлыклар» ул.М.Джалиля,38
    33. «ЕРЦ»
    В сёлах:
    «Земфира» с. Коноваловка. «Городок» с. Коноваловка. «Подгорный Байлар»
    Ст.Мазино. «Магнат»
    Ст. Мазино. «райпо»
    д. Дружба.
    д. Мелькен
    д.Аю
    д.Матвеевка
    д.Николаевка
    д. Новое Мазино
    д.Такермень
    д. Наратлы- Кичу
    Кузембетьевский РМЗ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: