Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә район мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар бәйрәмен зурлап үткәрделәр

    Кичә кич Минзәлә район мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Концерт барышында тамашычыларны Ватанны саклаучылар көне белән район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район хәрби комиссары Сергей Владимиров тәбрикләде. Алар үз чыгышларында бу Ватанны саклаучылар батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр, без тыныч тормышта яшәсен, бәхетле булсын өченватаныбызны саклаган...

    Кичә кич Минзәлә район мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Концерт барышында тамашычыларны Ватанны саклаучылар көне белән район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район хәрби комиссары Сергей Владимиров тәбрикләде. Алар үз чыгышларында бу Ватанны саклаучылар батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр, без тыныч тормышта яшәсен, бәхетле булсын өченватаныбызны саклаган дип билгеләп үттеләр. Барлык райондашларга һәм гаиләләргә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, эшләрендә уңышлар теләделәр.

    Бәйрәм уңаеннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар эчтәлекле концерт әзерләгәннәр. Концертта ветераннар хоры, кадет интернат мәктәбенең тынлы оркестры, Рөстәм Әхматханов, Рифнур Кәбиров, Ирина Моряхин, Ләйлә Фаррахова, Рузилә Акмалова, Рамил Рахманов, Данил Новиков, Индира Газизуллинаның чыгышлары нур өстенә нур булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: