Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов картлар һәм инвалидлар йортындагы сугыш ветераннарын тәбрикләде

    Тантанадан соң Айдар Салахов директор Ирина Исмәгыйлева белән учреждениенең эшчәнлеге белән танышты.

    Картлар интернат-йортында яшәүче сугыш ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
    Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче сугыш ветераннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән тәбрикләү тантанасы булып узды. Котлау сүзләрен район башлыгы Айдар Салахов җиткерде. Ул ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары, хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. 
    Бүгенге көндә Минзәлә картлар йортында 5 сугыш ветераны гомер кичерә. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан 99 яшьлек Михаил Кузнецов, сугыш ветеранының тол хатыны Екатерина Николаева бар, калганнары исә тыл ветераннары. Өлкәннәребез исә үз чиратында җитәкчелеккә күрсәткән игътибарлары өчен, бүләкләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: