Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районы буенча базларга 16915 тонна кукуруза массасы салынган

    Кышкы чорда маллардан тотрыклы продукция алу өчен беренче чиратта сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә азык запасы булу шарт.

     Җәй айларында 8 мең тонна печән, 46 мең тоннага якын сенаж әзерләнде. Бу бер шартлы терлек башына 19 центнер күләмендә азык берәмлеге дигән сүз. Бүген хуҗалыкларда силос өчен кукуруз уралар. Район буенча 16195 тонна кукуруз массасы базларга салынган.   “Заиковский” ҖЧҖдә -4700, “Органик групп-Чулман”ҖЧҖнең  Тәкермән бүлекчәсе -6220, Вахитов бүлекчәсе -2425, Калморза хуҗалыгы 2850 тонна кукурузны базга салып куйды.  Шикәр чөгендерен казып алу дәвам итә, “Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре 4501 гектар шикәр чөгендернең 1531 гектарын казып алдылар һәм һәр гектар әлегә 504 центнер уңыш чыга. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе шикәр чөгендерен алуга тотынмады, аларда 531 гектар чөгендерне казып аласы бар.        

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: