Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районы хуҗалыкларында рапс суктыру һәм шикәр чөгендере алу төгәлләнде

    Район буенча барлыгы 7128 гектар рапс үстерелде һәм район буенча уртача һәр гектар рапс 18,5 центнер уңыш бирде.

    Рапстан иң югары уңыш алу буенча “Мөслим-Август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе районда лидерлар, алар һәр гектардан 22 центнер күләмендә уңыш җыеп алдылар. Рапстан иң түбән уңышны “Калморза” хуҗалыгы алды, аларда һәр гектардан 12,5 центнер уңыш җыелды. Туган як” агрофирмасы  911 гектар көнбагышны суктырып бетерде. Көнбагышны суктыруга “Мөслим-Август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе комбайнчылары да  керештеләр 150 гектар көнбагышны суктырдылар һәм гектар төшеме уртача 21 центнер тәшкил итә. Кукурузны бөртеккә суктыру да төгәлләнде. “Калморза” хуҗалыгы 1500 тонна кукурузны корнаҗга салды.

    “Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре шикәр чөгендерен казып алуны тәмамладылар һәм 213187 тонна шикәр чөгендере җыеп алдылар, шуның яртысыннан артыгы кагатларда ята. Бер гектардан уртача 506 центнер күләмендә чөгендер казып алдыларп.     “Әнәк” агрофирмасы  Мөшеге бүлекчәсендә 531 гектар чөгендерне казып алып бетерделәр,  бер гектардан уртача 500 центнер уңыш чыкты. 

    Район буенча 55400 гектарда туңга сөрү эшләре башкарылырга тиеш булса , шуның 75,3 проценты эшкәртелгән. 14501 гектар җир тирәнтен һәм 8319 гектар җир өстән эшкәртелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: