Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районы минераль ашламалар туплау буенча алда бара

    Районнар буенча саннарны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе әйтте

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") 

    Гектарга 69 кг тәэсир итүче матдә күрсәткече белән Минзәлә районы республикада минераль ашламалар туплау буенча алда бара. Бу сан Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тарафыннан ТР Хөкүмәте йортындагы җыелышта әйтелде, дип яза "Татар-информ".
    Икенче һәм өченче урыннарда -  Тәтеш һәм Зәй районнары килә - 66 һәм 60 кг.
    Рейтингны Апас (4) Менделеевск (3) һәм Әгерҗе районнары (2) йомгаклый.
    Сан
    Барлыгы республика буенча 2021 елда минераль ашламалар сатып алуга 9 млрд сум (гектарына 70 кг тәэсир итүче матдә исәбеннән) тотылыр, дип планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: