Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районы терлекчеләре 53,6 тонна сөт җитештерәләр

    Районыбыз терлекчеләре хәзерге вакытта көн саен 53,6 ттонна сөт җитештерәләр, бу бер баш савым сыерына исәпләгәндә 11,7 килограмм сөт савып алына дигән сүз.

    Иң күп савым “Калморза” хуҗалыгында, монда һәр сыердан уртача тәүлеккә 26 килограмм сөт савып алалар. “Заиковский” хуҗалыгында бу сан 15,2 килограмм тәшкил итә. Иң түбән савым “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең Мензелинский хуҗалыгында, монда һәр сыердан көнгә уртача нибары 6,6 килогрмм сөт җитештерәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: