Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында “комбайннар парады” булды

10 июль көнне районыбыз хуҗалыкларында "комбайннар парады" булды. Әлеге парадта комбайннарның уракка әзерлеген тикшерделәр, урып-җыюны югалтуларсыз һәм хәвеф-хәтәрсез кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора. Хуҗалыкларда һәм агрофирмаларда һәр комбайн җентекләп тикшерелде. Комиссия составында Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов, ТР...

10 июль көнне районыбыз хуҗалыкларында "комбайннар парады" булды. Әлеге парадта комбайннарның уракка әзерлеген тикшерделәр, урып-җыюны югалтуларсыз һәм хәвеф-хәтәрсез кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора.

Хуҗалыкларда һәм агрофирмаларда һәр комбайн җентекләп тикшерелде. Комиссия составында Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Органик груп" идарәче компания генераль директорыИлдар Гыймадиев,Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм "Татагролизинг" акционерлык җәмгыятенең баш инҗенеры Нурсил Вәлиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәче белгечләре бар иде. Алар уракта катнашачак комбайннарны эшләтеп карап тикшерделәр, ындыр табакларында булдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Айдар Салахов җитәкчелегкендәге комиссия бу төр техникаларның 2015 елның урып-җыю компаниясенә әзерлек дәрәҗәсен, төзеклеген, көйләнүен, куелган таләпләргә җавап бирү-бирмәвен тикшереп бәяләделәр. Моннан тыш, янгынга каршы саклану чараларының үтәлешенә дә караулар барышында зур әһәмият бирелде. Комбайннарны карап чыкканнан соң "Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгына-беренче, " Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы-икенче урын бирелде, "Мензелинские зори" агрофирмасының Николаевка хуҗалыгы өченче урынны алды.

Быел районыбыз кырларында барлыгы 89 кыр корабы эшләячәк, район буенча бер комбайнга 577 гектар мәйдан туры килә.

Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгында бер комбайнга 300 гектар туры килсә, "Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгында көчәнеш бер комбайнга 1200 гектар туры килә.Әле күптән түгел генә "Тат Агро Лизинг" тан 5,5 млн. сумга "Заиковский" ҖЧҖ һәм "Илнур" КФХсы "Палессе" ашлык суктыру комбайны алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев