Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районындагы агрофирмаларда терлекчелекне күтәрер өчен кырыс чаралар күрелә

    "Просто молоко" системасындагы агрофирмаларның ике җитәкчесен дә алыштыру әнә шул хакта сөйли. Чөнки анда бер сыерга продукция җитештерү һаман да түбән. Районга кайткан 4-7 айлык буаз таналар хәзер адаптация чорын кичерә. Шул ук вакытта Наратлы Кичү, Югары Тәкермән фермаларында имчәккә массаж ясау - беренчел таләп булып тора. Бозаулый башлагач та...

    "Просто молоко" системасындагы агрофирмаларның ике җитәкчесен дә алыштыру әнә шул хакта сөйли. Чөнки анда бер сыерга продукция җитештерү һаман да түбән.

    Районга кайткан 4-7 айлык буаз таналар хәзер адаптация чорын кичерә. Шул ук вакытта Наратлы Кичү, Югары Тәкермән фермаларында имчәккә массаж ясау - беренчел таләп булып тора. Бозаулый башлагач та әлеге таналарның сөте генә түгел, бозаулары да аерым учетта тора. Шулай итеп терлекчелектә төп этап - нәсел ядросы туплау башлана. Шул ук вакытта хуҗалыкның үзләрендә тәрбияләнгән бозауларны төп көтүгә кертү дәвам итә.

    сан

    2014 елның беренче мартына "Вамин Минзәлә"дә - 79, "Чулман"да - 65, "Мензелинские зори"да 29 беренче тапкыр бозаулаган таналар төп көтүгә кертелгән. Тагын күпме керәчәген әйтеп бирә алучы булмады.

    Теманың дәвамын "Минзәлә" газетасының бүгенге - 12 март санында укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: