Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында автолавкалар эшчәнлеге дә контрольдә

    Автолавкаларда үзебезнең республикада җитештерелә торган алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең минималь пакеты сатылачак.

    Кыска гына вакыт аралыгында да (агымдагы елның 5 мартыннан 11 мартына кадәрге чорда), республика буенча алкоголь белән агулануның  9 очрагы теркәлгән. Бу Теләче,  Әлмәт, Зеленодольск районнарында һәм Казан шәһәрендә. Кызганычка каршы, Теләчедәге очрак үлем белән тәмамланган, диелде алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләрнең әйләнешенә контрольлек итү Советының чираттагы видеокиңәшмәсендә.

    Мондый аяныч нәтиҗәләр булмасын өчен барысын да эшләргә кирәк, дип ассызыкланды киңәшмәдә. Шуларның берсе – автолавкаларда үзебезнең республикада җитештерелә торган алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең минималь пакеты сатылырга тиеш, дигән бурыч куелды.

    Республикада  Татпотребсоюзның 57 автолавкасы 580 кечкенә авылга сәүдә хезмәте күрсәтә. Шулардан 33  автолавкада алкогольле продукция сату оештырылган.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина әйтүенчә, Минзәлә районында Татпотребсоюз линиясе буенча бер автолавка (шушы араларда районга тагын бер автолавка кайтачак), шулай ук 3 шәхси эшмәкәр автолавкалар белән  кечкенә авылларга барып сәүдә хезмәте күрсәтә. Мондый автолавкаларда көндәлек кирәк булган азык-төлек продукцияләре һәм көнкүреш товарлары сатыла. Хәзер аларда үзебезнең республикада җитештерелә торган алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең минималь пакеты да сатылачак.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: