Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында авыл хуҗалыгы саннарда һәм фактларда

    Районыбыз терлекчеләре 31 май көнне 54 тонна сөт җитештерделәр, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 100 процент дигән сүз.

    Терлекчеләребез май аенда сөт җитештерүне 400 килограммга арттырдылар һәм һәр сыердан тәүлеккә 11,8 килограмм сөт савып алалар.  
    Районыбызда авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклау буенча эшләр бара.  Районыбыз хуҗалыкларында барлыгы тишелеп чыкканчы-10300, тишелеп чыккач-4800 гектар чәчүлекләр тырмаланган, корткычларга-6200, авыруларга каршы-7500, чүп үләннәренә каршы-10500 гектар чәчүлекләр эшкәртелгән. Үсемлекләрне яфрак аша һәм тамырдан  тукландыру башланды. Май аенда районыбыз кырларында 12 миллиметр яңгыр яуды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: