Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында авылда яшәүче 8 әни бала өчен өстәмә түләү алды

    Балалары булган гаиләләргә дәүләт тарафыннан күп төрле социаль ярдәм чаралары каралган.

    (Минзәлә, 30 июль, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Әмировна Зарипова катнашында үткәрелгән брифинг социаль ярдәм чаралары һәм мәшгульлек белән бәйле актуаль мәсьәләләр гә багышланды.
    Социаль ярдәм чараларына килсәк, алар арасында пособиеләр, ана капиталы, айлык яисә бер тапкыр бирелә торган түләүләр бар.Әйтик, балалары булган гаиләләргә юнәлдерелгән социаль ярдәм чаралары арасыннан авыл әниләренә бирелә торган түләүләрне генә алыйк.
    –«Демография» милли проекты кысаларында беренче һәм өченче бала туу дәрәҗәсен саклап калу һәм өченче бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү” федераль проектын гамәлгә ашыру һәм авыл әниләре өчен республика түләүләрен кертү белән бәйле. Килеп туган демографик ситуацияне җиңеп чыгу максатларында 2018 елдан Татарстан Республикасында авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларда беренче бала тууны (50 мең сум), ә 29 яшькә кадәрге хатын-кызларда өченче бала тууны (100 мең сум) стимуллаштырырга мөмкинлек бирә торган өстәмә акчалата түләүләр кертелде, – диде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
    Шул чордан башлап 2020 елның беренче июненә кадәр чорда әлеге түләүне авылда яшәүче 5 610 хатын-кыз алган. 2019 ел белән чагыштырганда 2020 елның 1 кварталында мондый түләүне алучылар 5,6 процентка күбрәк..
    Минзәлә районында мондый түләүне авыл әниләреннән 8 кеше алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: