Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында чәчү 65 процентка төгәлләнде

    18 май көнне районыбыз игенчеләре 2700 гектарда язгы чәчү үткәрделәр.

    Минзәлә районы буенча арпа-14000(100процент), борчак һәм солы чәчү атна башында ук төгәлләнгән иде.  Сабан бодае 12700(66 процент) гектарда  җир куенына иңдерелде.  Барысы 36000 гектар  сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 65процент башкарылган дигән сүз. Техник культуралардан рапс 2000 гектарда чәчелде, бу тиешле мәйданның 56 проценты дигән сүз. Шулай ук берьеллык үләннәр 5100 гектарда җир куенына иңдерелде. Сидераль пар өчен 2000 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица.  “Калморза” хуҗалыгы 200 гектар җитен чәчте.  “Әнәк” агрофирмасы 700 гектар шикәр чөгендере чәчте, бу планлаштырылганың 58 проценты дигән сүз. “Салихов”КФХсы-400 гектар бодай, 200 гектар арпа чәчеп КФХлар буенча алда бара. Шулай ук Мәгъсүм Фаттахов җитәкләгән КФХда 500 гектар бодай, “Ильнур” КФХсы арпа-300,бодай-300,берьеллык үләнне-100 гектар чәчте. “Заикосвский” хуҗалыгы силос өчен 50 гектар кукуруз чәчте, бу планлаштырылганның 25 процентында башкарылган. “Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең Куйбышев бүлекчәсе бөртек өчен кукурузны 27 гектарда чәчәргә өлгерде.  “Дәүләтов” КФХсы 40 гектар кишер,  40 гектар суган чәчте, 80 гектардан артык бәрәңге утыртты. Районыбыз кырларында 63 агрегат эшли. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: