Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында чәчү 75%ка тәмамланды

    Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә районыбыз игенчеләре 5100 гектарда язгы чәчү үткәрделәр.

    Район буенча арпа-14000(100процент), борчак һәм солы чәчү атна башында ук төгәлләнгән иде.  Сабан бодае 15200(79 процент) гектарда  җир куенына иңдерелде.  Барысы 41500 гектар  сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 75 процент башкарылган дигән сүз. Техник культуралардан рапс 3200 гектарда чәчелде, бу тиешле мәйданның 89 проценты дигән сүз. Шулай ук берьеллык үләннәр 6300 гектарда җир куенына иңдерелде. Сидераль пар өчен 2000 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица.  “Калморза” хуҗалыгы 200 гектар җитен чәчте.  “Әнәк” агрофирмасы 700 гектар шикәр чөгендере чәчте, бу планлаштырылганың 58 проценты дигән сүз.  Бөртек өчен кукуруз 200 гектарда чәчелде.  “Заиковский” хуҗалыгы силос өчен 110 гектар кукуруз чәчте, бу планлаштырылганның 55 процентында башкарылган.    “Дәүләтов” КФХсы 40 гектар кишер,  40 гектар суган чәчте, 90 гектардан артык бәрәңге утыртты. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгы басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртә башладылар.  Районыбыз кырларында 63 агрегат эшли. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: