Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында чәчү барышы

    Штаб хәбәр итә

    “Калморза” хуҗалыгы, “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре барлыгы 900 гектарда арпа чәчтеләр.  Районыбыз хуҗалыкларында көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертү дәвам итә. Район хуҗалыкларында көзге культуралар- 8700, күпьеллык үләннәр 7100  гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-2100 гектарда тырмаланган, дым каплату - 2400 гектарда, көзге культуралар 400 гектарда башкарылган. Барлыгы хуҗалыкларда 5500 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы. Кичә районыбыз кырларында 3,4 миллиметр яңгыр яуды.      

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: