Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында экологияне саклау өчен күп эшләр эшләнә

    Бүген шәһәребезнең 1 урта мәктәбе каршында Экологик марафонны ябу, республика конкурсы кысаларында “Экояз-2018” гә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

    Әлеге тантанада район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыймадиев, Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең вәкиле Владимир Мозаффаров, мәктәп, төрле республика конкурсында актив катнашып җиңүчеләр һәм табигатьне саклауда үзләреннән зур өлеш кертүчеләр катнаштылар.

    Район башлыгы Айдар Салахов, Илдар Гыймадиев, Владимир Макаров мәктәп каршында моннан берничә ел элек кисеп алынган чыршы урынына ике төп чыршы агачы утырттылар.

    Айдар Салахов:

    -Хәзерге заманда экология темасы актуаль булып кала. Соңгы 6 елда районыбызда экологияне саклау өчен күп эшләр эшләнә. Президентыбыз программалары буенча шәһәребездә спорт базалары, Җиңү паркы, Нефтьчеләр, Муса Җәлил паркы капиталь төзекләндерелде. Минзәләбезнең матурлыгы, чисталыгы өчен ел дәверендә яшелләндерү, төзекләндерү, яр буйларын чистарту, чисталык айлыклары, агач утырту акцияләре игълан ителде, өмәләр оештырылды. Мәктәптә укучы һәр бала үзе яшәгән тирәлектә язын һәм көзен бер генә агач утыртса да шәһәребез тагы да матурланыр, һавасы кислородка баер иде.

    Владимир Мозаффаров:

    -Минзәлә районы 1 урта мәктәбе укучылары экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үткәргән барлык конкурсларда актив катнаша һәм алар бөтен номинацияләрдә дә призлар яулыйлар.

    Экологик марафон укучылар катнашындагы флешмоб белән ябылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: