Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында Советлар Союзы Героеның кече Ватанында юл ачтылар

Дәүләт программалары аркылы Иске Матвеевка авылының социаль йөзе яхшыра бара.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордовның кече Ватаны буларак билгеле Минзәлә районы Иске Матвеевка авылында М-7 автомобиль юлын капиталь ремонтлау программасы кысаларында төзелгән юлны ачу тантанасы булды. Әлеге юлның озынлыгы 11 километр, шуның 7,6 км М-7 трассасы - Иске Матвеевка арасы, 3,3 км – авыл эчендә.

Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котлап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:

- Әлеге юлның ачылуы - Матвеевка җирлеге өчен генә түгел, бөтен районыбыз өчен дә бик әһәмиятле, шатлыклы вакыйга. Моннан өч ел элек республика хөкүмәтенә Бөек Җиңүнең юбилее алдыннан М-7-Иске Матвеевка юлын норматив хәлгә китерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идек. Президентыбыз безнең мөрәҗәгатьне хуплады, нәтиҗәдә бүген “Татавтодор” хезмәткәрләре көче белән салынган идеаль халәттәге юлны ачабыз. Гомумән, әлеге авылның социаль йөзен яхшырту буенча комплекслы эш алып барылды. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының “Авыл территорияләрен төзекләндерү” программасы кысаларында яктырту эшләре башкарылды. Республикабыз бюджеты хисабына башкарылган эшләр буенча Минзәлә ПМК “Мелиорация” хезмәткәрләре 3 км су челтәрләре реконструкцияләделәр, яңа су башня урнаштырдылар. Гомумән, әлеге авылда үсеш өчен, яшьләргә йортлар салыр өчен бар мөмкинлекләр дә бар, - диде.

ТР Дәүләт советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев та башкарылган эшләрнең авылның үсешенә уңай йогынты ясаячыгына ышанычын белдерде.

Тантана барышында “Татавтодор” Минзәлә филиалы төзелеш-монтажлау эшләре мастеры Анатолий Арсланов, бульдозер машинисты Илдар Бикмурзинга, “ЭнергоСтрой” ҖЧҖ директоры Илдар Вилданов, шушы оешманың электр монтажчысы Наил Җәләлов Район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Шушы күптәннән көтелгән бүләк өчен Матвеевка кешеләре исеменнән рәхмәт сүзен Фәйрүзә Соколова әйтте.

Чараның мәдәни өлеше дә кызыклы оештырылган иде: кунакларны чәкчәк белән күрше Николаевка авылыннан “Рябинушка” ансамбле каршы алды, шулай ук Матвеевка мәктәбе 4-5 нче сыйныф укучылары концерт номерлары күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X