Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында рапс суктыру дәвам итә

    7 октябрьгә алынган оператив мәгълүматларга караганда 2990 гектар мәйданда рапс суктырып алынган,барлыгы амбарларга 4833 тонна рапс кайтарылган ,әлегә бу техник культураның уртача уңышы гектардан 16,2 центнер тәшкил итә

    Рапс культурасын “Калморза” хуҗалыгы-1011 ,”Заиковский” хуҗалыгы 100 гектарда иккән иде, бу хуҗалыклар рапс суктыруны тәмамладылар “Калморза” хуҗалыгында рапс һәр гектардан 19,1 центнер уңыш бирде. Ә “Заиковский” хуҗалыгында бу күрсәткеч 18 центнер тәшкил итте. Әлегә иң югары уңышны “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе ала,анда һәр гектар рапс басуы уртача 24,4 центнер уңыш бирә. “Мөслим-Август” ҖЧҖ Минзәлә бүлекчәсендә һәр гектар рапстан уртача 22 центнер уңыш җыеп алына.  “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 4501 гектар чөгендернең 1260 гектарын казып алды һәм һәр гектардан уртача уңыш 509 центнер тәшкил итә.  Барлыгы 15475 тонна кукуруз силосы базларга салынган, кукуруздан 280 центнер күләмендә уңыш чыга. Район агрофирмалары, хуҗалыклары киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртүне барлыгы 23340 гектарда башкардылар, бу планлаштырылганның 42,1 проценты дигән сүз.Район буенча 14501гектар җир тирәннән эшкәртелде. Район хуҗалыклары 7 октябрь көнне дәүләткә 36836 килограмм сөт тапшырдылар, ә халыктан 8 тонна күләмендә сөт җыела

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: