Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында сабан ашлыгы 51 процент чәчелде

    Районыбыз хуҗалыкларында 16900 гектарда сабан ашлыклары чәчелде, бу планда каралганның 51проценты дигән сүз.

    Шуның 3900 гектары сабан бодае( планда каралганның 20 проценты), арпа -11200(планлаштырылганның 82 проценты), солы -700(планда каралганның 100 проценты), борчак – 800(планлаштырылганның 100 проценты), берьеллык үлән 3100 гектар чәчелде.   Сидераль пар өчен 1900 гектар (планга карата 40 процент) җир чәчелде, шуның 1000 гектарын гәрчич (горчица) били. Район буенча җәмгысы 55152 гектар язгы чәчүнең 20900 гектары чәчелгән(планда каралганның 38 проценты).   “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе шикәр чөгендере чәчә башлады һәм 400 гектар чәчәргә өлгерде инде.  Язгы чәчү буенча “Заиковский “ хуҗалыгы алда бара, аларда бу эш 90 процентка башкарылган. “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгында да язгы чәчү 54 шәр процентка үтәлгән. Районыбыз кырларында 62 агрегат хезмәт куя.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: