Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында сабан ашлыкның 36 проценты чәчелде

    Районыбыз хуҗалыкларында 12100 гектарда сабан ашлыклары чәчелде, бу планда каралганның 36 проценты дигән сүз.

    Шуның 2800 гектары сабан бодае, арпа -7400, солы -600, борчак - 500, берьеллык үлән 800 гектар чәчелде.  Район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнеп килә. Күпьеллык үләннәр - 8800 гектарда, көзге культуралар - 4800 гектарда тырмаланды, дым каплату 30100 гектарда башкарылды. Сидераль пар өчен 1900 гектар (планга карата 40 процент) җир чәчелде, шуның 1000 гектарын гәрчич (горчица) били. Район буенча җәмгысы 55152 гектар язгы чәчүнең 12100 гектары чәчелгән, бу планлаштырылганның 22 проценты дигән сүз. “Мензелинские зори” агрофирмасында көзге культураларны өченче мәртәбә тукландыруга керештеләр. Агрофирма эшчәннәре фито  фторин, микроэлемент һәм стресска каршы препарат белән эшкәртәләр.  

    Авыл эшчәннәренә иртә сабан культуралары чәчүне оптималь срокларда төгәлләү өчен шактый тырышасы бар.    

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: