Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында «Спортив гаилә» онлайн-конкурсы уза

    Катнашу өчен Instagram га үз фотоңны куярга кирәк

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Татарстан Республикасының Минзәлә районында онлайн-форматта «Спортив гаилә» фотоконкурсы старт алды. Бу хакта «Минзәлә-информ»га  бәйгесен оештыручы, районда ГТО белгече Дарья Липина хәбәр итте.

    - Конкурс шартлары шулкадәр гади ки, катнашмый мөмкин түгел, - дип билгеләп үтә ул. – Үзегезнең Instagram дагы профилегезгә гаиләгез белән спорт белән шөгыльләнгән фотогызны урнаштырыгыз (әлбәттә, ГТО тестлары элементларын онытмыйча) Фотода безнең @gto_menzelinsk сәхифәсен билгеләгез һәм  #гтовсейсемьей хэштегын куегыз

    Оештыручының сүзләренә караганда, җиңүчеләр 10 августта рандом рәвештә билгеләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: