Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында тракторлар әзерме?

    Районыбыз хуҗалыкларында, агрофирмаларда, КФХларда язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә.

    Быел техник күзәтү 4 апрельдә “Мензелинские зори” агрофирмасы техникаларын караудан башлана.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча райондагы барлык тракторларның- 90, культиваторларның- 100,чәчү комплексларының   90 проценты төзекләндерелгән. Механизаторлар тагылма агрегатлар әзерләү, комплектлау белән мәшгуль.   

    Чит илдә эшләнгән тракторларны килешү нигезендә гарантия вакытына карап фирма вәкилләре төзекләндерә, ә инде вак-төяк ремонт эшләрен шул техникада эшләүче механизатор башкара.  Район буенча быелгы язгы кыр эшләрендә катнашачак 325 берәмлек тәгәрмәчле трактор,47 берәмлек куәтле  чит илдә эшләнгән тракторлар  басуга чыгарга әзер тора. Аларга запас частьлар җитештерү белән куәтле предприятиеләр шөгыльләнә. Үзебездә эшләнгән техникалар, чәчү агрегатлары, культиваторлар хуҗалык остаханәләрендә ремонтланды.  Район буенча 39 берәмлек СЗП-3,6 чәчкече, 10 берәмлек кукуруз чәчә торган агрегат, 20 берәмлек орлык агулаучы машина, 15 берәмлек дискаторлар, 3236 берәмлек  тырма  бүгеннән үк язгы кыр эшләренә хәзер. “Агро көч” төркеменә кергән “Мензелинские зори” агрофирмасының техникалары Чаллы шәһәренең үзәкләштерелгән базасында ремонтланды, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Илгиз Ханов.  Аның сүзләренә караганда “Калморза” , “Заиковский” хуҗалыгы механизаторлары да техниканы язгы кыр эшләренә 100 процент әзерләп куйганнар.  “Органик групп”ка караган  хуҗалыклар техникаларны Минзәлә МТСы базасында  һәм үзләрендә төзекләндерәләр.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: