Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында язгы чәчү 60 процентка үтәлде

    Район буенча арпа-13100, борчак-800,солы-700, сабан бодае 11700 гектарда җир куенына иңдерелде.

    Барысы 33300 гектар  сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 60 процент тәшкил итә. Техник культуралардан рапс 1200 гектарда чәчелде.    Сидераль пар өчен 2000 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица. “Заиковский” хуҗалыгы , “Туган як” агрофирмасы  иртә  сабан культуралары чәчүне төгәлләде.  “Мензелинские зори” агрофирмасы “, “Калморза” хуҗалыгы  игенчеләредә язгы чәчүне алдагы көннәрдә төгәлләү алдында торалар.  “Әнәк” агрофирмасы 600 гектар шикәр чөгендере чәчте, бу планлаштырылганың 50 проценты дигән сүз. “Салихов” КФХсы 400 гектар бодай, 200 гектар арпа чәчеп КФХлар буенча алда бара. Шулай ук Мәгъсүм Фаттахов җитәкләгән КФХда 500 гектар бодай, “Ильнур” КФХсы арпа-250, бодай-250, берьеллык үләнне 100 гектар чәчте.  “Дәүләтов” КФХсы 40 гектар кишер,  40 гектар суган чәчте, 80 гектардан артык бәрәңге утыртты. Районыбыз кырларында 63 агрегат эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: