Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында язгы чәчү эшләре башланды

    30 апрель көнне “Калморза” хуҗалыгы, “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре арпа чәчәргә керештеләр. Шулай ук “Органик групп-Чулман” ҖЧҖдә дә сидераль пар өчен гәрчич (горчица) чәчә башладылар.

    Районыбыз хуҗалыкларында көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертү дәвам итә. Район хуҗалыкларында көзге культуралар 7200 (планга карата 59 процент), күпьеллык үләннәр 6000 (планга карата 67 процент) гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-600 (планга карата 6,5 процент)  гектарда тырмаланган, дым каплату - 250 гектарда башкарылган. Барлыгы хуҗалыкларда 4500 тонна (планга карата 63 процент) орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы. Район буенча  арпа -100 гектардан артык чәчелде.  Яңгырга чаклы керткән минераль ашламаның  көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә файдасы күп. Көзге культураларны тукландыруда  “Мензелинские зори” агрофирмасында  басуларында эшләр төгәлләнде, шулай ук “Заиковский” хуҗалыгы да күпьеллык үләннәрне тукландыруны май бәйрәмнәренә чаклы тәмамлады.    

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: