Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районының легендар тренеры Владиленин Мильчаков: Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудырылуы зур куаныч

    Районыбызның мөхтәрәм кешесе – Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, шәһәребезнең Мактаулы гражданины, районыбызның легендар тренеры Владиленин Мильчаков Россиянең Төп законы –Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.

    (Минзәлә, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

    Владиленин Мильчаковның районыбызда гына түгел, республика күләмендә дә физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше зур. Шушы өлкәдәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен әлеге мөхтәрәм затка моннан ике ел элек “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

    Владиленин Мильчаков:

    –Мин бөтен гомеремне яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләүгә багышладым. Шуңа сөенәм: яшьләргә һәм өлкәннәргә спорт белән шөгыльләнү өчен шәһәребездә, авылларда бик күп яңа объектлар төзелде, булганнарына капиталь ремонт ясалып тора. РФ Конституциясенә 34 пункттан торган төзәтмәләр исемлеге белән танышып чыктым. Өлкән кеше буларак, пенсияне елына кимендә 1 тапкыр индексацияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыру кебек төзәтмәләргә игътибар иттем. Шулай ук ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп әйтелә. Үз илемнең патриоты буларак, төп законга төзәтмәләр кертелүгә тавыш бирүдә катнашуны үземнең бурычым дип саныйм.

    Безнең өстәмә

    Шәһәребезнең Садак бистәсендәге чаңгы базасы 60 еллык педагогик стажга ия, хезмәт юлын Минзәлә белән бәйләгән, мактаулы исемнәр, күпсанлы медальләргә ия булган легендар чаңгы тренеры Владиленин Николаевич Мильчаков исемен йөртә. Шәһәребезнең Мактаулы гражданины буларак, аның фотосы шәһәребезнең Мактау тактасына да кертелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: